Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшен чибәре Алиса Исакова «Мисс и Мистер студенчество — 2018» бәйгесенең жиңүчесе

Керәшен чибәре Алиса Исакова «Мисс и Мистер студенчество — 2018» бәйгесенең жиңүчесе

admin 20.05.2018

(20 май 2018) Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният йортында “Мисс и Мистер студенчество – 2018” матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы гөрләп узды. Алар арасында үзебезнең керәшен, Дүсмәт авылы кызы, “Кряшен чибяре — 2017” конкурсанткасы  Алиса Исакова да көч сынашты.

3da39c9fcd4223d8b5a3db19ec50eb24

Исегезгә төшерәбез, барлыгы бу бәйгенең финал турына Яр Чаллы шәһәренең төрле югары уку йортларында белем алучы 7 кыз һәм 3 егет үткән иде. Ике ай дәвамында конкурсантлар өчен төрле бәйгеләр, тренинг, мастер-класслар оештырылды. Катнашучылар реаль киңлектә көч сынашкан арада, алар өчен виртуаль интернет челтәрләрендә тавыш бирү барды. Шулай итеп, финал нәтиҗәләре буенча, Алиса Исакова “Мисс талант” номинациясендә җиңүче титулына лаек булды.

5b010f358c0af_Yw6XFU_To6o

“Конкурс уңышлы гына үтеп китте. “Мисс талант” номинациясендә җиңдем. «Кряшен чибяре» конкурсында мин үзем яхшы белгән халкымның йолаларын, җырларын курсәтсәм, бу конкурста биремнәр гел икенче төрле иде. Тик шулай да миңа бу конкурс бик ошады. Үземә яңа дуслар таптым, өр яна ММС 2018 гаиләсе барлыкка килде. Быел да “Кряшен чибяре” бәйгесендә катнашырмынмы белмим. Әле аның турында уйламадым. Алда сессия бирәсем бар. Хәзерге вакытта бөтен уйлар шуның турында.”, — дип уртаклашты Алиса.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Людмила Белоусова: «Сейчас татары переживают то, с чем кряшены столкнулись в 30-е годы»
Далее: Кряшенка представит Россию на международном конкурсе

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57