Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшен яшьләре «Покрау чыңы» дигән концерт куйдылар

Керәшен яшьләре «Покрау чыңы» дигән концерт куйдылар

admin 14.10.2021

(14 октября 2021) Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Покрау чыңы» концерты узды. Концертны керәшеннәрнең КВН командасы командиры Дмитрий Баранов алып барды.

Килгән кунакларны Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова сәламләде һәм Покрау бәйрәме белән котлады.

 

Концерт Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары тарафыннан оештырылды. Бу турыда Людмила Белоусова: «Бүгенге Покрау — яшьләр бәйрәме. Һәм ул яшьләр инициативасы белән эшләнелде», — дип сөйләде. Кичәгә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы исполком җитәкчесе Константин Яковлев та килгән иде.

Концертны кич утыру йоласыннан башлап җибәрделәр. Покрау көнне әби белән бабайга авыл яшьләре кич утырырга килделәр. Әби белән бабай рольләрендә Казан шәһәренең 187нче номерлы лицей укытучысы Ләйсән Абакаева һәм керәшеннәрнең КВН командасы уенчысы Вадим Шрыков уйнадылар.

Кич утыручылар халык җыруларын башкардылар, йөзек салыш уйнадылар.

Җырчылардан Татьяна Ефремова, Лия Морис, Лариса Басыйрова, Эдуард Данилов, Виктор Агапов, Лиана һәм Владимир Самойловлар, «Тумар» һәм «NOVA» төркемнәре чыгыш ясадылар.

Концертта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Сәидә Минубаева һәм Владислав Уткин да катнашты. Алар сәхнәдә матур керәшен биюен биеделәр.

Лариса Басыйрова белән «Бәрәкәт» хәрәкәте җитәкчесе, КВН командасы уенчысы Алексей Дмитриев кыз белән бабай образында чыгып, шаян бию күрсәттеләр.

Бәйрәм матур чыгышларга бай булды. Баянчылар Виктор һәм Владислав Агаповлар тамашачыларга матур халык көйләрен ишеттерделәр.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Зәй керәшеннәре айлыгы бара. Шул уңайдан, концертта зәйлеләр дә катнашты. Покрау ул кичке утырышлар һәм көзге туй сезоны башлануны билгеләүче бәйрәм дә. Шуңа күрә Сәвәләй һәм Баграж авылларыннан килгән ансамбльләр туй йоласын күрсәттеләр.

Фото: «Культурный центр им. Я. Е. Емельянова», С. Вәлиәхмәтова. 

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В фонд краеведческого музея в Нижнекамске передали реконструированный кряшенский костюм
Далее: Руководитель Татарстанстата: «Всероссийская перепись населения – единственный достоверный источник данных о россиянах»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57