Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшеннәр Качману алдыннан ишекләргә кач сыза һәм «сыер теле» пешерә

Керәшеннәр Качману алдыннан ишекләргә кач сыза һәм «сыер теле» пешерә

admin 21.01.2021

(21 января 2021) Качмануга бәйле төрле ышану-юраулар, сынамышлар бар

Качмануга каршы көнне (18 январь) йорттагы өлкән кеше, кояш баеганчы, иман әйтеп, барлык ишек-капкаларга Кач сызып чыга (чөнки шайтаннарның ко­тырган чагы, дигән ышану бар). Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дип ышаналар. Бу көн – Нардуган чабуның, йөзек салып багуларның соңгы көне. Төн уртасында савыттагы су дулкынлана, дип ышанганнар. Шунлыктан, “су дулкынланганны” күрү өчен (Ходай чумылганны), төн урта­сында елга-күл өсләрендәге бәкеләрне карарга барганнар.

Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дип ышанганнар.

Шулай ук кичтән, төче камырдан ризыклар – кач формасы, сыер теле, әтәч-тавыклар, сарык-дуңгызлар пешерәләр. Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкаралар.

Качману суын гына түгел, ул көнне яуган карны да изге санап, кар белән юынганнар. Төнлә кар күп яуса, икмәк уңышына юраганнар, бигрәк тә Качману көнне Иорданга тәре йөртү вакытында кар яуганны яратканнар. Елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак, дип юраганнар. Келәү итеп су изгеләндерелгәннән соң, январь аенда туган кешеләр бәкедә коенырга тиеш дип ышанганнар. Ул көнне бәкедә коенучыларның салкын тидергәннәре күзәтелми. Менә бит Ходайның кодрәте…

Продолжить чтение

Назад: Участницы нижнекамских ансамблей «Баш чишмя» и «Сурякя» рассказали об обряде Йөзек салу и других гаданиях
Далее: Сегодня день рождения Председателя правления объединения кряшен РТ Ивана Егорова

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57