Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшеннәр командасы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына үтте

Керәшеннәр командасы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына үтте

admin 23.11.2020

(23 ноября 2020)  “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасы — заманча телевизион формат, яңа юмористик шоу. Быел исә ул 26 тапкыр үтә. Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР КВН оештыра.

19e2aefb85221d5d09fd0e38bfb13ae9

Керәшеннәрнең җыелма командасы әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Команда составында Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор башкаручы Лия Әхәтова иде.
Керәшеннәр командасы 3 нче моторда чыгыш ясады. Кыска гына вакыт эчендә команда үз һөнәрләрен чагылдырган кызыклы чыгышлар әзерләргә өлгергән. Команда популяр җырчылар Римма Никитина, Фирдүс Тямаев, Элвин Грейга пародия күрсәтте, ә блогер-тракторчы Василий Иванов командага видео аша көч биреп торды. Һәр мәзәкләре – заманча һәм актуаль.
Нәтиҗәдә, керәшеннәр җыелма командасына бар җюри членнары да елмаю смайлигы күтәрде. Бу инде, команда финалга үтте дигән сүз. Җюри председателе, танылган алып баручы Айваз Садыров: “Алексей, Вадим, Дмитрий — Татар КВН лигасын коткара. Уен менә шушындый булырга тиеш, калганнар да сездән үрнәк алсыннар иде. Үзегез куйган югары планканы, алдагы этапта да горур тотырга насыйп булсын”, — дип билгеләп үтте.

Туганайлар.

Продолжить чтение

Назад: Ушел из жизни митрополит Казанский и Татарстанский Феофан
Далее: Олег Фазылжанов победил в номинации «Лучшая мужская роль»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57