Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” форумында керәшен яшьләре бик актив

“Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” форумында керәшен яшьләре бик актив

admin 17.11.2017

(17 ноябрь 2017) Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” дип аталган V республика милләтара яшьләр форумы үз эшен башлап җибәрде. Чараны Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе оештыра.

e6763e1b00100a0a7cb2172861116b0f_XL

Форумда Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлегеннән 11 актив егет-кызлар катнаша. Керәшеннәр делегациясе чарада иң зурларның берсе. Кичә “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” форумының пленар утырышы алдыннан делегатлар сәяси репрессияләр корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Форумда Татарстаннан барлыгы 160 яшь активист катнаша. Алар республиканың муниципал районнарын, чит ил студентларын, милли-мәдәни автономияләрне тәкъдим итәләр.

Форум кысаларында дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, әйдәп баручы экспертлар делегатларга төрле юнәлешләрдә белем бирүче лекторийлар, мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук, делегатлар милләтара мөнәсәбәтләр турында үзләренең проектларын әзерләп, башкалар алдында аларны тәкъдим итә алачак.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Керәшеннәр Яр Чаллы шәһәрендә кабат җырыу әйтәчәк
Далее: “Бәрмәнчек” ансамбле Удмуртиянең Грахов районында зур концерт бирде

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57