Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Мәдәни үзәк белгечләре Зәй районында экспедиция башлап җибәрде

Мәдәни үзәк белгечләре Зәй районында экспедиция башлап җибәрде

admin 09.08.2022

Яков емельянов исемендәге мәдәни үзәк делегациясе биш көн дәвамында 12 авылны йөреп чыгарга, мастер-класслар оештырырга һәм яшьләр белән очрашу уздырырга ниятли.

8-13 августта этномузыколог Геннадий Макаров, Җырчы Җәкәү йорты балетмейстеры Марина Тараканова-Казакова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты Илүзә Галиуллина, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм видеограф Илдар Хафизов Зәй районының төрле авылларына барачак.

Әлеге экспедициянең төп максаты – авылларда сакланган керәшен культурасының асылын өйрәнеп, аны халыкка җиткезү.

«Әйе, керәшен җолалары сакланып калган, әмма чын фольклор эстрада ягына карап, югалып бара. Безгә аны саклап калырга кирәк. Моның өчен обрядлар, иман көйләрен яздырырга, җирле музей, тарихи чыганаклар белән танышырга, төрле уен коралларында уйнаучы кешеләр белән аралашырга кирәк. Шулай ук, Геннадий Михайловичның (Макаров — ред.) 60-70нче елларда яздырылган язмалары бар. Ул вакытта керәшен көйләре ничегрәк яңгыраган һәм бүген нинди алар – чагыштырып карыйсы иде. Без шушы эшләрне башкарып чыгарга тырышабыз. Планда – һәр елны яңа районга бару», – дип сөйләде Марина Казакова.

Экспедиция нәтиҗәләре буенча, Зәй керәшеннәре турында җыентык чыгару планлаштырыла.

Беренче көнне район мәдәният йортында Зәй районының фольклор коллективлары, мәдәният йорты җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл узды. Аның кысаларында делегация  экпедициянең максатлары турында сөйләде, зәйлеләр белән керәшен халкының культурасы турында фикер алышты. Шулай ук, мәдәни үзәк белгече, фольклорчы-галиме Геннадий Макаров керәшеннәрнең традицион уен кораллары, костюмнары турында бай мәгълүмат бирде һәм кечкенә мастер-класс та уздырды. Район мәдәният йортының «Җиләк» халык фольклор ансамбле үзләре башкара торган җыруларын да әйтеп күрсәтте. Беренче көннең кайбер мизгелләре – түбәндәге видеосюжетта.

Икенче көнне делегация Сарсаз-Баграж, Югары Баграж, Урта Баграж, Поповка авылларына барачак.

Экспедициянең тулы маршруты:

10 август – Кадер, Әхмәт, Дүрт-Мунча, Зичәбаш, Кабан-Бастырык авыллары;

11 август – Сәвәләй һәм Якты күл авыллары;

12 август – Түбән Биш авылы.

Шулай ук, 12 август районның яшьләре белән очрашу һәм төрле мастер-класслар оештырылачак.

Экспедициянең ничек узуы турында Туганайлар сайтындагы язмалардан да укып белерсез.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Этномузыколог из Санкт-Петербурга выпустит сборник с песнями кряшен
Далее: Чем интересен Культурный центр имени Якова Емельянова?!

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57