Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Мәләкәстә керәшен мәдәнияте кичәсе үткән

Мәләкәстә керәшен мәдәнияте кичәсе үткән

admin 15.05.2023

2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Тукай районының Мәләкәс авылында керәшен мәдәнияте кичәсе үткәргәннәр.

«Әлеге кичә «Питрау» фольклор коллективы белән оештырылды. Алар үзләре пешереп килгән тәм-томнар турында сөйләделәр. Александра Ванифатова колмактан ипи пешерү рецепты турында сөйләде. «Әй басуы» җырында Мария Адамова типтереп биеп күрсәтте», – диде авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева.

Ә ансамбль җитәкчесе Людмила Адамова керәшен милли ризыклары турында сөйләп үтте:

«Керәшеннәр алар бик кунакчыл халык. Алар кунакка йөрергә дә, кунак китерергә дә бик яраталар. Өстәлгә ризыкны мулдан куялар, күп төрле ашамлыкны өйдә әзерлиләр. Алар арасында иң киң таралганы табикмәк, төрле пироглар, шишәрә. Әлеге ашамлыкларны һәр электән үк бәйрәмгә пешергәннәр. Кыстыбый, дурычмак, тәкә һәм ипи дә өстәлнең бизәге булып тора. Шулай ук, казан пилмәнен дә бик еш әзерләгәннәр. Ни өчен казан пилмәне соң ул? Чөнки, аны чуен-казанда пешергәннәр», – диде ул.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Культурный центр кряшен приглашает на выставку Михаила Кузнецова-Казанского
Далее: 15 июля состоится республиканский фестиваль кряшенской культуры «Питрау»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57