Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Мамадышта «Җиңгәчәйләр»нең отчёт концерты узды

Мамадышта «Җиңгәчәйләр»нең отчёт концерты узды

admin 05.12.2022

Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында «Җиңгәчәйләр» халык фолькор ансамбленең отчёт концерты үткәрелде.

– Концерт буе чыгышларына кызыгып карап утырдым. Җырладылар да, биеделәр дә, скетчлар белән эчләрне катырганчы көлдерделәр дә. – ди Виктор Спиридоновның килене Алсу Спиридонова (энесенең хатыны). – Безнең дәдәйнең «йолдыз сәгате», «дан минуты» булды. Гармунын аса да, коллективтагы дистәдән артык ханымнарны, тагын мәктәп балаларыннан җыелган «Тәңкәләр» фольклор ансамблен җырлатып тик йөри. Бармаган җирләре, яуламаган җиңүләре калмады. Кайчандыр мәдәният йортындагы менә дигән эшен, ындыр артындагы бер дигән өен калдырып, туган авылын ташлап, озын берлек артыннан Себергә чыгып китте бит… Кайтты кире! Дүсмәт турында үзе җыр да язган, сүзе дә, көе дә – үзенеке. Халык гөрләтеп кул чапты һәр чыгышларына. Бик шәп булды концерт!

2015 елда Виктор Спиридонов Дүсмәт авылының җыр-моңга битараф булмаган хатын-кызларын, егетләрен җыеп, яңа «Җиңгәчәйләр» фольклор ансамблен ачып җибәрә. Ансамбльга 44 яшьтән 65 яшькәчә 11 кеше йөри.

2017 елда коллективка «Халык ансамбле» исеме бирелә. Ансамбльнең максаты булып, борыңгы халык җырларын һәм йола-гадәтләрне саклап, киләсе буынга җиткерү тора.

Дүсмәт мәдәният йортында үткәрелгән бер генә концерт та «Җиңгәчәйләр» фольклор ансамбле катнашыннан башка үтми. «Җиңгәчәйләр»нең барлык район һәм республика, төбәк фестивальләрендә көтеп алынган иҗат коллективы булуы билгеле. Шулай ук, авылда «Тәңкәләр» балалар фольклор ансамбле дә бар. Ул да күп кенә республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган үрнәк коллектив. Ансамбль җитәкчесе Зоя Әхмәдиева, аккомпаниатор – Виктор Спиридонов. Бу ике коллективның төп максаты – Мамадыш районының һәм туган авылларының йола-гадәтләрен саклау.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Яр Чаллы керәшен җәмгыяте карендәшләрне җыя
Далее: Алафузовлар фабрикасында беренче керәшен дискотекасы үткәреләчәк

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57