Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Мартта – Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы

Мартта – Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы

admin 05.03.2022

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең 2021 елда башланган «Җакын дуслар җыелышкач» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу юлы Балык Бистәсе районы керәшеннәре март ае дәвамында үз якларының җыру-бию үзенчәлекләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәтәчәкләр, үз районнарының танылган кешеләре турында сөйлиячәкләр.

Җәкәү җортындагы музейда март дәвамында Балык Бистәсе керәшеннәренең мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган күргәзмә эшли. Аны барыгыз да барып карый аласыз.

Шулай ук, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең һәм «Туганайлар» газетасының  интернет киңлекләрендәге рәсми аккаунтларында бу районда туып-үскән күренекле керәшен шәхесләре, авылларның тарихлары белән дә танышырга була. 17 мартта – Юрий Гордеев, 28 мартта Татьяна Ефремова белән оештырылачак «туры эфир» да игътибарыгыздан читтә калмас.

18 мартта – угыз ризыгы әзерләү, ә 28 мартта сарык тиресе эшкәртү буенча  мастер-класс карарсыз.

Балаларның «Айбагыр» (17 март) һәм «Алан»фольклор коллективлары чыгышы, ул ансамбльләрнең тарихына багышланган видеолар да кызыксындырмый калмас

Бу мәдәни үзәктә 10 мартта – Балык Бистәсе егете, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов концерты, ә 25 мартта Алан-Полян авылы мәдәният йорты белән берлектә оештырылган әдәби кичә була.

Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы 31 мартта Җәкәү җортында «Җакын дуслар җыелышкач» дигән бәйрәм концерты белән тәмамлана.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Бондюг керәшеннәре Җәкәү җортын гөрләтте
Далее: Кайбычта керәшен коллективлары концерт куйды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57