Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Менделеевск кызы Яна Шалаумова “ИнстаЭтноМарафон”да керәшеннәрне тәкъдим итте

Менделеевск кызы Яна Шалаумова “ИнстаЭтноМарафон”да керәшеннәрне тәкъдим итте

admin 31.10.2019

(31 октября 2019) Менделеевск район газетасы Халыклар бердәмлеге һәм җирле Халыклар дуслыгы йорты ачылуга биш ел тулу уңаеннан, җиде көнлек «ИнстаЭтноМарафон» оештырып җибәрде.

a790e90ed07a3b467d6b1232a8203e53

Катнашучы һәр көнне Инстаграм социаль челтәрендә аерым бер темага багышланган язма әзерләргә, милли үзенчәлеге турында бүтәннәргә матур итеп аңлатырга, үзе белән таныштырырга тиеш иде. Марафонның беренче көне – “Танышу”, икенчесе – “Милләтемнең культурасы һәм традицияләре”, өченчесе – “Милли кухня”, дүртенчесе – “Милли костюм”, бишенчесе – “Танылган шәхесләр”, алтынчысы – “Милли музыка уен коралы”, җиденчесе – “Иҗади номер, язма” дип аталды.

“ИнстаЭтноМарафон”да 11 яшьлек Яна Шалаумова да катнашты. “Мин – керәшен кызы. Шуның өчен керәшен халкын тәкъдим итәчәкмен”, — дип таныштырды ул үзе белән. Барлык язмаларын да үзенең гаиләсе белән бәйләде. Әби-бабаларының туган авыллары Сәйтәктә һәм Зәй районының Сарсаз-Багражында уза торган Питрау бәйрәмнәре турында сөйләде. Гаиләсе белән Иске Гришкин авылында уза торган “Тройчын”га кунакка баруларын да искә алды. Яна быел Сәйтәктә узган “Керәшен чибәре” конкурсында җиңү дә яулады бит. Милли ризыклар турында язганда бик тәмләп “Бәрәңге тәкәсе” пешерү турында өйрәтте. Керәшен кызлары һәм хатыннары киемнәре турында да матур фотолар белән язма элде. Районның Бөрешле авылында туган шагыйрь Егор Уткин белән горурланып, танылган шәхесебезне күрсәтте. Борынгы уен коралларыбыз, дип, гөсләләр белән таныштырды. Иҗади номерда матур тавышы белән халкыбызның моңлы җырларын тәкъдим итте.

1 ноябрь көнне җирле Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне билгелиячәкләр. Янага уңышлар телибез.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники”һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Нагайбакии пройдёт фестиваль “Арумысез, туганнар!”
Далее: Кряшенские коллективы республики выступили на гала-концерте фестиваля «Наш дом — Татарстан»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57