Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Менделеевска керәшен тәбикмәге пешерү буенча мастер-класс узды (ВИДЕО)

Менделеевска керәшен тәбикмәге пешерү буенча мастер-класс узды (ВИДЕО)

admin 11.02.2022

Менделеевск керәшеннәре атналыгы кысаларында Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда тәбикмәк пешерү буенча мастер-класс оештырдылар һәм «Кунак каршы алу» йоласын күрсәттеләр.

Чарада «Бигәш» һәм «Карендәшләр» халык фольклор ансамбльләре, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Менделеевск районы бүлеге житәкчесе Валентина Мамакова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк специалисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова катнашты.

Музейга килеп кергәч үк һәркайсыбызның күз алдына балачагы, әби-әниләрнең зур пич каршында чуенда, табада пешергән файдалы, хуш исле ризыклары килеп басты. Пичтә утынның ялкынланып януын, аның чаткыларын хәзер музейларда гына күреп була дигән уй йөрәкне сызып үтте.

Иң беренче «Карендәшләр», «Бигәш» ансамбле солистлары «Кунак каршы алу» күренешен күрсәттеләр. Алар керәшен халкының җор телле, ачык, кунакчыл һәм җыр-моңга бай матур йолалары барлыгына инандырдылар.

Ансамбльләр чыгышыннан соң, музей директоры Константин Макаров иске йола-гадәтләрне искә төшереп, элекке замандагы пешерү ысуллары белән таныштырды. Мастер-класста Константин Макаров керәшеннәрнең иң танылган ризыгы тәбикмәкне әбиләрдән калган рецепт буенча пешерергә өйрәтте. Шуннан кала ул щи, тары боткасын элек ничек пешерүләре хакында сөйләде.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В селе Мунайка открылась книжная выставка «В семье единой»
Далее: В Казани открылась выставка менделеевских кряшен

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57