Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Мозаика культур» фестивале сәхнәсендә керәшен фольклоры яңгырады

«Мозаика культур» фестивале сәхнәсендә керәшен фольклоры яңгырады

admin 12.09.2022

Казансу яры буенда «Мозаика культур» VIII этноконфессиональ фестивале узды. Аңарда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән фольклор коллективлар катнашты. Ел саен әлеге чараны 5 меңгә якын офлайн һәм онлайн тамашачы карый.

Катнашучылар арасында Җырчы Җәкәү йортының резидентлары — «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле дә бар иде. Һава торышының салкынча булуына карамастан, кызлар үзләренең җырлары белән тамашачы күңелен җылытырга өлгерде.

Фестивальдә 8-10 сентябрь «Волга» яшьләр үзәгендә «Культурная мозаика Татарстана» форумында катнашып, сайлау этапларын узган коллективлар да бар иде. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында эшләп килүче «Сәяр» ансамбле дистанцион һәм сайлап алу этапларын уңышлы узып, төп этапта, ягъни Казан үзәгендә үз иҗатын тәкъдим итә алды.

Аннан тыш, фестивальдә күңел ачу программасы — милли киемнәр парады, аш-су, ярминкәләр дә оештырылды.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Казани пройдет бесплатный мастер-класс по кряшенскому танцу
Далее: «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте «Җыен»ы узды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57