Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Николай Дунаев өр-яңа «керәшен образы» иҗат иткән

Николай Дунаев өр-яңа «керәшен образы» иҗат иткән

admin 15.04.2017

(15 апреля 2017) Шушы көннәрдә Камал театры Илдар Юзеев әсәре буенча “Ак калфагым төшердем кулдан” дип исемләнгән постановканың премьерасын күрсәтте. 

дунай 1

Татар халкының язмышы, таркаулыгы турында барган пьесада 80нче елларда, перестройка башланган чорларда, татар тарихында беренче тапкыр Америка татарлары һәм Татарстан татарларының телевидение “күпере” аша турыдан-туры очрашуы тасвирлана. Ток-шоуда катнашкан геройларның берсе – Зәй ягыннан килгән керәшен Павел Николаевич Иванов. Ул бирегә 18 яшьлек оныгын алыштырырга килгән. Узган ел авыл Сабантуенда батыр калган, Америка татарлары тарафыннан ток-шоуга чакырулы оныгы чакыру “бушлай” булгач, килеп йөрмәскә булган. Ә бабасы чакырулы җиргә бармау яхшы түгел, дип саный, һәм, оныгының хатасын төзәтергә булган. Кирәк булса, ул эфирда җырлап та, көрәшеп тә күрсәтә ала. Ул әле көчендә, май аенда 80 яшен тутырса да, беркемгә дә бил бирми һәм моңа кадәр дә бирмәгән. Сугыштан соң, нахакка сатлыкҗан исеме күтәреп, лагерьларда да булып кайткан, урман да кискән, тик бирешмәгән, “баш исән булсын”…

Павел Иванов ролен Россиянең атказанган артисты, май аенда, чыннан да, 80 яшен тутыручы Николай Дунаев уйный. 25 ел сәхнәдән төшмәгән “Гөргөридән” соң, бу Дунаевның икенче уңышлы “керәшен образы”.

Театрда аншлаг белән спектакльнең премьерасы бара.

Николай Дунаевның 5 майда узачак юбилей кичәсенә билетлар инде сатуда.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Автор «нагайбакского» словаря посетила Казань
Далее: Людмила Белоусова: “Мактасаң күз тия, хурласаң сүз тия…”

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57