Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә – 15 ел

Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә – 15 ел

admin 27.05.2022

15 ел элек, 27 майда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы үзенең беренче оештыру конференциясен уздырды. 2007 елның 27 маенда Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасы уставы кабул ителде. Оешманың идарә җитәкчесе итеп «Ак Барс» Холдинг» компаниясе генераль директоры Иван Егоров сайланды.

Күп еллар дәвамында оешма керәшеннәр мәдәниятен саклауга, үстерүгә, тарихын барлауга һәм халыкның үзаңын ныгытуга зур көч куйды.

2007 елдан башлап һәр елны Мамадыш районының Җөри авылында республика күләмендә «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале үткәрелә. 2008 елдан бирле керәшен җыруларын яшь башкаручыларның «Туым Жондозы» — «Рождественская звезда» дигән конкурс-фестивале уза. Шул ук елны Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге ачылды.

Оешманың эшчәнлеге актив яшьләрдә дә зур кызыксыну уятты. 2009 елда керәшен яшьләренең беренче форумы узды һәм аның нәтиҗәсе булып, оешманың «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге төзелде. 2022 елда керәшен балалары өчен «Айбагыр» этнолагере үзенең унберенче сменасын үткәрәчәк. Һәр елны Питрау бәйрәмендә республикакүләм «Кряшен чибяре» матурлык һәм уңганлык конкурсы оештырыла. Әлеге проектлар керәшен яшьләре тырышлыгы белән тормышка ашырыла.

Оешма керәшеннәрнең бай мирасын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле мәгърифәтчеләргә, шагыйрьләргә, галимнәргә багышлап фәнни-практик конференцияләр уздыра. Быел гына да 17 майда керәшен графикасына – 160, мәгърифәтче Николай Ильминскийның тууына 200 ел тулуга багышлап, Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды. Чарада Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү галимнәре, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан карендәшләребез һәм туган якны өйрәнүчеләр керәшен тарихына кагылышлы җитди мәсьәләләрне өйрәнеп, 20дән артык фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде.

Моннан тыш, керәшеннәр культурасына багышланган башка милли чаралар һәм фестивальләр дә үткәрелә. Алар арасында «Бәрмәнчек бакчасы» («Вербицы сад») дип аталган керәшеннәрнең православ культурасы фестивале аерым урын алып тора. Төрле күргәзмәләр һәм музейлар ачыла.

2020 елда күптән көтелгән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк – «керәшен җорты» ачылды.

2020 ел ахырында оешманың бишенче отчет-сайлау конференциясе булды. Анда Иван Егоровны яңадан Татарстан республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе итеп сайладылар. Идарә составына республиканың төрле районнарыннан 46 кеше керә. Бүгенге көндә республиканың 20 районында иҗтимагый оешманың җирле бүлекчәләре эшли.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В селе Сетяково прошла ночь музеев в «Кряшен жорты»
Далее: Валдис Пельш Татарстан һәм керәшеннәр турында фильм төшергән

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57