Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Республика керәшен оешмасы яңа җитәкче һәм идарә составы сайлаячак

Республика керәшен оешмасы яңа җитәкче һәм идарә составы сайлаячак

admin 14.12.2020

(14 декабря 2020) Декабрь азагында Республика керәшен оешмасының V отчет-сайлау конференциясен уздыру бурычы куелган. Бу хакта оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.

5fd3420da1957_1

Конференциягә әзерлек эшләре буенча Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә киңәшмә узды. Анда оешманың конференцияне уздыру өчен җаваплы правление членнары һәм оргкомитет – керәшен хәрәкәте ветераны Татьяна Дунаева, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле директоры Артур Поляков, галим Геннадий Макаров, Мамадыш районы керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Ирина Муллина, Үзәкнең директоры урынбасары Григорий Максимов, “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев катнашты.

“Быел безнең оешманың эшчәнлегенә 13 ел булды. Устав буенча, һәр ел саен күчмә идарә утырышлары һәм 3 ел саен отчет-сайлау конференцияләре уздырып киләбез. Пандемия аркасында конференция быел бераз кичектерелеп торылды. Шулай да, мөмкинлектән чыгып, отчет-сайлау җыелышын уздыру бурычы куелды. Делегатларның берникадәр өлеше конференциягә онлайн кушылачак” , — дип белдерде киңәшмәдә Людмила Белоусова.

Март аенда Питрәчтә узган күчмә утырышта оешманың идарә членнары отчет-сайлау конференциясенә чакырылачак делегатларның санын 168 дип раслаган иде. Оешманың правление членнары конференциягә чакырылса, төбәкләрдән сайланган калган делегатлар чарага онлайн кушылачак.

Конференциядә керәшен оешмасы халык алдында соңгы 3 елда эшләгән эшләре буенча отчет тотачак. Шулай ук, оешманың яңа идарә составы һәм җитәкчесе сайланачак.

Республика керәшен җәмгыятенең эшчәнлеге 2007 елның 25 маеннан исәпләнә. Соңгы отчет-сайлау конференциясе 2017 елның 27 маенда узган иде.

 

Продолжить чтение

Назад: Мамадышның «Миләшкәй» балалар бакчасында керәшеннәрнең «Чабата» уенын уйныйлар (видео)
Далее: «Кряшены: этнокультурная идентичность, история расселения, особенности вероисповедания, современное состояние»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57