Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Сәйтәктә керәшен яшьләре җыелды

Сәйтәктә керәшен яшьләре җыелды

admin 08.02.2023

Менделеевск районының Сәйтәк авылы мәдәният йортында керәшен яшьләре очрашуы узды. Аны шушы районның активисты, яшь җырчы Яна Шалаумова һәм Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззатуллина оештырды.

Менделеевск яшьләре белән якыннанрак танышу һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасының яшьләр бүлеге эшчәнлеге турында сөйләү өчен, «Бәрәкәт» җитәкчесе Алексей Дмитриев та килгән иде.

– Алексей Олегович белән күптәннән инде районнардагы керәшен яшьләрен дә «Бәрәкәт» хәрәкәтенә тартырга тели идек, чөнки һәркемнең Казанга йөрергә мөмкинлеге юк. Эшне Менделеевск ягыннан башларга булдык. Сәйтәктә яшьләр күп. Очрашуга Бизәктән, Менделеевскиның үзеннән һәм Яр Чаллы шәһәреннән ялга кайткан авылдашлар да килде – 20дән артык кеше җыелдык. Бер-беребез белән таныштык, командаларга бүленеп уеннар уйнадык. Ә аннан соң, районда керәшен яшьләрен җәлеп итә алырлык нинди проектлар эшләп була – шул турыда фикер алыштык. Кызыклы тәкъдимнәр шактый булды. Очрашу азагында гитара аккомпанементына җырлар да җырладык, – дип сөйләде Яна.

Яшьләр тиздән кызыклы проект башлап җибәрергә җыеналар, әмма әлегә аны сер итеп саклыйлар.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Күрсен дөнья минем халкымны» дип аталган бәйрәм керәшеннәрне җыйды
Далее: В РТ создадут уникальную коллекцию национальных костюмов

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57