Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама керәшеннәре грант отты

Түбән Кама керәшеннәре грант отты

admin 30.09.2022

Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды гранты исәбенә Түбән Кама районы керәшеннәре оешмасының шушы елның октябрь аеннан башлап 2023 елның сентябрендә башкарасы эшләре халык өчен бик кирәкле.

Бер ел дәвамында шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йорты керәшен культурасын кабат җанландыру, саклау һәм халыкка таныту максатын тормышка ашыра торган иҗат мәйданына әйләнәчәк.

Җирле керәшен оешмасының шәһәр янәшәсендә урнашкан Красный Ключ поселогындагы «Сказка» балалар бакчасы белән берлектә эшләнгән «Ата-бабалар мирасы» проектын тормышка ашыруда, шулай ук, 31нче мәктәп, «Сүрәкә» һәм «Баш Чишмә» керәшен фольклор аснамбльләре ярдәм итәчәк.

«Максатыбыз – керәшен халкының онытылган йолаларын, традицияләрен өйрәнеп, өр-яңадан халыкның үзенә кайтару, керәшен культурасы бәйрәмнәрен популярлаштыру. Аның өчен, керәшен фольклор коллективларын, волонтерларны, мәктәп укучыларын, бакчага йөрүче балаларны һәм педагогларны, тәрбиячеләрне дә җәлеп итеп, шушы иҗат мәйданында төрле кичәләр, очрашулар, бәйрәмнәр оештыру», – дип сөйләде Түбән Кама районының керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Председатель НКА кряшен г. Казани участвовала в выездном заседании АНТ
Далее: «Покровский звон» прозвенит в Доме Дружбы

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57