Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Талантлы артист Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе узды

Талантлы артист Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе узды

admin 21.03.2022

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Г. Камал исемендәге дәүләт академия театрының атказанган артисты Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе булды.

Концертны Евгений Максимов алып барды. Ул яшьләргә Олег Фазылҗанов турында төрле сораулар биреп үткәрелгән видео-сораштыру белән кичәне башлап җибәрде. Алар арасында артистны әйбәт белүчеләре дә, бөтенләй белмәүчеләре дә булды. Концерт программасы шулкадәр дөрес итеп төзелгән, аны карап, һәркем артистның бала вакытларын, үсмер чакларын, иҗат юлын күзаллап утыргандыр. Әтисез үскән елларын юмор белән сөйләсә дә, күзләрендә сагыш та күренде. Әнисе Мәтрүш түтине Олег зур ихтирам белән искә алды. Әнисенең экранда күрсәтелгән фотосына яшьле күзләре белән карап әниләр турындагы җырын башкарды. Тормышында булган барлык авыр һәм гыйбрәтле вакыйгаларны юмор белән, гади генә итеп искә төшереп үтте.

Бу кичә артистны төрле яктан ачты. Кеше буларак та, артист һәм җырчы буларак та. Ул концертта якташларын, яшь җырчылар – Снежана Андреева белән Татьяна Ефремованы кунак итеп чакырган. Шулай ук, туган авылының талантлы яшьләре – Милена Новикова, Николай Дмитриев җырлавын халыкка күрсәтте. Бу аның туган ягы өчен янып яшәвен, авылдашларына хөрмәтен ачыклады.

Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, яшьләргә остаз булганы, әтиләрчә кайгыртып йөргәне, аларга киләчәккә юл ачканы өчен, Олег Фазылҗановка рәхмәтен, теләкләрен җиткезде.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Кряшены Татарстана передали гумпомощь жителям Донбасса
Далее: Кряшены приняли участие в заседании Совета АНТ

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57