Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Тәңкәләр” ансамбле Гран-при бүләгенә лаек булды

“Тәңкәләр” ансамбле Гран-при бүләгенә лаек булды

admin 21.05.2019

(21 мая 2019) 18 май көнне Казан шәһәренең В. Ленин исемендәге мәдәният сараенда гомуми белем бирү оешмаларының “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге чара Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан инде берничә ел гамәлгә ашырыла.

б

Конкурс – муниципаль һәм зона этапларында узды. Бәйгедә бөтен Татарстаннан мәктәп һәм иҗат түгәрәкләре вәкилләре чыгыш ясады. Катнашучылар үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, вокал һәм хореография буенча сәләтләрен күрсәттеләр. Муниципаль этап 1000 мәгариф оешмасыннан 48 мең бала җыйды, ә икенче турга 17 мең конкурсант узган.Әлеге республикакүләм узган фестивальдә керәшен мәдәниятен күрсәтүче коллективлар да уңышлы гына чыгыш ясады.

Алар арасында Мамадыш районы Дүсмәт авылы “Тәңкәләр” балалар фольклор коллективы “Халык ансамблу” номинациясендә фестивальнең иң зур бүләге – Гран-прига лаек булдылар. Әлеге коллектив “Без бергә” фестиваленең мәртәбәле кунакларын җырлап каршы алды. Фестивальдә җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Что отличает нагайбаков от кряшен?
Далее: 12 лет со дня образования Общественной организации кряшен РТ

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57