Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Төбәкара Троицкий фестивалендә керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады

Төбәкара Троицкий фестивалендә керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады

admin 11.09.2017

(11 сентября 2017) 8 сентябрь көнне Башкортстанның Бакалы районында фольклор коллективларның III төбәкара Троицкий фестивале узды. Чарада керәшен мәдәниятын да тәкъдим иттеләр.

Зур чарада керәшен мәдәниятен Татарстанның Мамадыш районыннан “Урагай” һәм “Җиңгәчәйләр”, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан “Гумыр” һәм “Ностальгия”, Башкортстанның Бакалы районыннан “Сөнәкәй”, “Идәш баш” һәм башка ансамбльләр тәкъдим итте.

Программа буенча, фестивальдә катнашучылар башта Дияшево авылының Преображения Господня храмында булдылар. Кунакларны иман йортының настоятеле протоиерей Владимир Кун каршы алып, чиркәү буенча экскурсия уздырды.

Фестивальнең ачылу тантанасы Бакалы районының мәдәният сарае каршында узды. Биредә кунакларны һуш исле ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Шунда ук “Осталар шәһәре” дип исемләнгән халык һөнәрчеләре күргәзмәләре һәм милли ишегаллары оештырылган иде. Кунаклар әлеге матурлык белән хозурланып кына калмыйча, тәмледән-тәмле төрле милләт ризыклары белән сыйлана да алды.

Троицкий фестиваленең гала-концерты район мәдәният сараеның сәхнәсендә гөрләде. Фольклор ансамбльләр халкыбызның матур җыруларын яңгыратып, тамашачыда соклану хисләре уятты.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз, әлегә фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Придумай оригинальный логотип для кряшенского проекта!
Далее: В Менделеевске возродили фольклор и традиционные обряды кряшен

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57