Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Юшады авылында Яңа елны матур каршылаганнар

Түбән Юшады авылында Яңа елны матур каршылаганнар

admin 04.01.2020

(4 января 2020) Минзәлә районы Түбән Юшады авылыннан клуб мөдире Наталья Черкасова хат юллаган.

6101b22d519af4c7b78478a4279053e1

«31 декабрь көнне Минзәлә районы Түбән Юшады авылында Яңа ел кичәсе гөрләп үтте. Кичә театральләштерелгән бүлектән башланып китте һәм күңелле конкурслар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды; лотерея уены уйнатылды. Ә инде кичәнең азагында, барлык җыелган авыл халкы, кайткан кунаклар, бәйрәм салюты карадылар. Бу матур мизгелне, безнең бер чарабызга да битараф булмаган даими спонсорыбыз, авылыбыз егете, Артем Арзамасов оештырды. Өченче ел рәттән инде бәйрәм салюты безнең кечкенә генә булса да авылыбызга ямь өстәп, халыкны куандырды.
Һәр елдагыча, Кыш бабай авылыбыздагы хөрмәткә ия өлкәннәрне котлады. Бу юлы да 2019 елда 80 яшьләрен тутырган Владимир дәдәй Толстовка, Марфа түти Казанцевага, Тамара түти Никитинага үзенең бүләкләрен тапшырды.
Шулай ук, 2019 елның декабрь аенда 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче Викторовлар гаиләсе Юзь дәдәй белән Раиса түти дә котлауларга һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Шушы кичәне кызыклы итеп оештырыга булышканнары өчен, матди ярдәм күрсәткән спонсорларыбызга, оештыручыларга, клуб хезмәткарләренә авыл халкы зур рәхмәт белдерә», — диелә әлеге хәтта. 

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Поздравляем с Новым годом!
Далее: Организация кряшен Казани определила план работ на 2020 год

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57