Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Туганайлар» газетасы Медиа-Питрау оештыра

«Туганайлар» газетасы Медиа-Питрау оештыра

admin 14.07.2023

18 июль көнне 12:00 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Питрау бәйрәме узачак. Җәйнең иң күркәм бәйрәме быел икенче тапкыр үтәчәк.

“Туганайлар”  газетасы Медиа-Питрау оештыра

Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров һәм Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре — 2016» Татьяна Ефремова һәм «Керәшен чибәре-2014» Алина Давыдова, яшь җырчылар Виктор Агапов һәм Кирилл Спичков чыгышлары көтелә. Бәйрәмне Олеся Дмитриева һәм Вадим Шрыков алып барачак.

Дәртле җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау уеннары оештырылачак, үләнле чәй һәм тәм-томнан авыз итәргә дә булачак.

Питрау ул — чәчәк бәйрәме. Елның чәчәкләргә күмелгән иң матур вакыты. Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте — яфракта, Питраудан соң — тамырда. Шуңа күрә, Питрау узгач дару үләне җыймыйлар инде. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

Җәйнең иң матур бәйрәменә рәхим итегез!

Урыны: ТАТМЕДИА бинасы янындагы сквер, Декабристлар урамы, 2

Вакыты: 18 июль, 12:00

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: С профессиональной свахой и песнями Салавата: как в Татарстане отметят Питрау
Далее: «Поляна любви», скачки и корэш: как в Татарстане отпраздновали Питрау

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57