Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Тукай керәшеннәре йолалары белән таныштырдылар

Тукай керәшеннәре йолалары белән таныштырдылар

admin 28.04.2022

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Тукай районы керәшеннәре айлыгының йомгаклау концерты булды. Айлык «Җакын дуслар җыелышкач» проекты кысаларында үткәрелде. Апрель аенда Тукай районы керәшеннәре үзләренең җыру-бию үзенчәлекләре, йолалары, күренекле шәхесләре белән таныштырдылар.

Кичәне Мәләкәс авылыннан Людмила Адамова алып барды. Концертны келәү җыры белән башладылар. Шуннан соң Олы көн бәйрәме күренеше күрсәтелде.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова килгән кунакларны Олы көн бәйрәме белән котлап, айлыкны үткәрергә ярдәм иткән тукайлыларга республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичәдә «Питрау бәләкәч» һәм «Питрау» балалар фольклор ансамбльләре, «Асыл бизәк», «Борды», «Җакын туганнар», «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбльләре, солистлардан — Лиана Самойлова, Валентина Сафидуллина, Елена Мансурова, Тамара Кузьмина катнаштылар.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Кибәчтә «Безнең гаиләнең милли йолалары» фестивале узган
Далее: На семейном фестивале в Пестрецах показали традиции кряшен

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57