Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама керәшеннәре кыска метражлы фильмнар төшерәләр

Түбән Кама керәшеннәре кыска метражлы фильмнар төшерәләр

admin 10.06.2023

Керәшен бәйрәмнәренә багышланган ул фильмнар циклының чираттагысы Троицк авылында төшерелгән. Ул Троицкиның үз авыл бәйрәмендә — Тройсын көнне булган. Бу көнне бирегә Тамара Баваһетдинова җитәкчелегендәге җирле керәшен оешмасының идарә членнары, шулай ук, «Сүрәкә» ансамбле килгән.

Фильм төшерү өчен, «Туган авылны яратып» дигән программа әзерләнелгән. Анда Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашкан.

Троицкиның үз ансамбле кунакларны ипи-тоз һәм авыл көе белән каршы алган. Авыл клубының элгәреге керәшеннәр тормышын, көнкүрешен хәтерләткән бай экспонатлы музеенда да булганнар. Троицк ансамбле җитәкчесе Наталья Комиссарова, җай чыгудан файдаланып, музейга пыялалы шкафлар бүләк иткәне өчен, Тамара Алексеевнага рәхмәтен җиткергән.

Кыска метражлы фильмны караучылар Троицкидагы Тройсында кызларның, яшерен теләкләрен уйлый-уйлый, ничек итеп каенга яулыклар, тасмалар тагуын, ул каенны туендыруларын, бизәлгән каен агачын күтәреп авыл буйлап бүләк җыеп йөрүләрен дә күрерләр. Соңыннан ат арбасына утырып, елга буена барулары, каенны елга суына агызулары да видеода урын алган.

Түбән Кама җирле керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова әнә шулар турында сөйләде һәм:

«Безнең бу проект Россия президенты карамагындагы культура инициативаларын үстерү фонды гранты һәм, шулай ук, республика ресурс үзәгенең махсус гранты кысаларында тормышка ашырыла. Кыска метражлы фильмнар төшереп, үзебезнең як керәшеннәренең бай мирасын туплыйбыз. Бу — тарих буларак та, хәзерге көн өчен дә мөһим. Әле алай гына да түгел, ул керәшеннәрнең бай культурасын — җыру һәм тел үзенчәлекләрен, йолаларын, гадәтләрен өйрәнү өчен дә зур ярдәмлек булыр. Ә кыска метражлы фильмны тиздән күергә мөмкин булачак», — дип әйтте.

Туганайлар

Continue Reading

Previous: Большое Тябердино вновь приняло гостей на празднике «Ярмарка»
Next: «Кряшен чибяре» конкурсына әзерлек башланды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57