Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама керәшеннәре туган телгә багышлап җыр кичәсе уздырды

Түбән Кама керәшеннәре туган телгә багышлап җыр кичәсе уздырды

admin 21.02.2022

Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында җирле керәшен этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте Халыкара туган тел көне уңаеннан концерт үткәрде. Кичәдә «Сүрәкә» халык фольклор ансамбленең җитәкчесе Ольга Вәлиуллина «Керәшенем, җырларыңны сакла» дип аталган программасы белән чыгыш ясады.

Халкыбызның йолаларын, тарихын, мәдәниятен еллар буенча саклап килүче байлык ул – тел. Җир йөзендә яшәүче бар халыкның да бәйрәмнәрен, йолаларын, туган телдә башкарылган җыруларсыз күз алдына да китереп булмый. Керәшеннәр дә элек-электән эш эшләгәндә дә, күңел ачканда да, күңелдәгеләрен җыр аша бер-берсенә җиткергән. Алар арасында моңлылары, шатлыклылары да булган. Бүген дә бу күркәм халкыбыз традицияләрен, җырларын саклап калу мөһим мәсьәлә. Шуның өчен җырларны, йолаларны яшь буынга кечкенәдән өйрәтергә тырышырга кирәк.

«Баш чишмә» ансамбле, «Җиз кыңгырау» яшьләр төркеме, «Асыл нәсел» балалар ансамбле, оста гармунчы Семен Гребенщиков, керәшен язучысы Анастасия Усачева, «Сүрәкә» халык фольклор ансамбленең ветераннары Мария Савельева, Елена Амирова, Галина Гилязова чыгышлары кичәне бизәде.

Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте идарәсе җитәкчесе Тамара Баһаветдинова концерт программасының режиссеры Ольга Вәлиуллинага, артистларга зур рәхмәтен белдерде. Ата-бабалардан калган бу җыруларның йөрәккә үтеп керүен, аларның профессиональ дәрәҗәдә башкарылуын искәртеп үтте. Ул үзе дә, концерт дәвамында, артистларга кушылып, җырлап утырды, биеп тә алды. Бу җырлардан һәркемнең күңелендә рәхәтлек, җылылык, үз халкы өчен горурлык хисләре тугандыр.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Микулай» фильмы аша керәшен дөньясын танытмакчылар
Далее: Кряшены Татарстана проведут праздник «Май чабу»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57