Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама укучылары керәшен шагыйрьләре белән очрашты

Түбән Кама укучылары керәшен шагыйрьләре белән очрашты

admin 13.05.2022

Түбән Кама шәһәренең «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә сугыш чоры балалары булган җирле керәшен шагыйрьләр Никифор Тукмачев һәм Анастасия Усачева белән очрашу уздырылды.

Бу очрашуны, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, «Заман» җитәкчесе, карендәшебез Ольга Афонова оештырды. Анда Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 7 нче класс укучылары катнашты.

Чын талант иясе булган шагыйрь Никифор Тукмачев Зәй районының Югары Баграж авылында туып-үскән, ә ветеран педагог Анастасия Усачева – Мамадыш районының Колышчы авылында. Икесенең дә сабый чаклары авыр сугыш елларына туры килгән.

Әмма ачлык-ялангачлык, бәләкәйдән үк тормыш арбасына җигелү аларның белемгә омтылышын юкка чыгара алмаган. Никифор Ионович – югары белемле табиб, ә Анастасия Тимофеевна хезмәт елларын балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган педагог. Гомерләре буе алар үз күңел хисләрен шигъри юллар итеп ак кәгазьгә төшерәләр, шигырьләрен туплап, китап арты китап чыгаралар.

Очрашуда укучылар җирле шагыйрьләрнең балачак хатирәләрен, сугыш темасына язылган шигырьләрен тыңладылар. Никифор Тукмачев гармунда үзе яраткан көйләрне дә уйнады.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Чистайның керәшен ансамбле 9 май бәйрәмендә чыгыш ясады
Далее: В Кукморе прошел благотворительный концерт кряшенской молодежи

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57