Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбәнкамалылар Олы көнгә җыя

Түбәнкамалылар Олы көнгә җыя

admin 19.04.2023

Түбән Кама шәһәре Халык иҗаты йортында «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең 30 еллык юбилее һәм традицион Олы көн бәйрәме була.

Шимбә көнне, ягъни 21 апрельдә Халык иҗаты йортына килүчеләрне, керәшен кунакчыллыгы белән, ишек төбендә үк, милли киемле кызлар-егетләр «Христос терелеп торган» дип каршы алачаклар.

Бәйрәм концерты алдыннан, бер сәгать дәвамында, халык фойеда төрле күңел ачу чараларында катнаша ала. Әлбәттә, иң кызыгы, иң күңеллесе күкәй тәгәрәтү уены булачак.

«Баш чишмә» ансамбле җитәкчесе Надежда Кузьмина керәшен биюе буенча мастер-класс оештыра. Теләге булган һәр кеше керәшенчә биергә өйрәнә алачак. Фойедагы җырлы биюләрдә дә катнашмый калмаслар.

«Ыру агачы» остаханәсенең уенчык ясау, Пасха символларын – агачтан ясалган күкәй һәм куличне буяу, бизәү буенча мастер-классларында да теләгән һәркем үз осталыгын сыный ала.

«Туганнарның ачык җөзләре» дип аталган өр-яңа күргәзмә дә игътибардан читтә калмас. Анда урын алган тарихи фотоларда, бәлки, кемнәрдер Чәбия һәм Актүбә авыллары керәшеннәре арасыннан үзләренең танышларын, кардәшләрен танырлар.

Фотога төшәргә яртаучылар өчен керәшен милли үзенчәлеген чагылдырган махсус фотозона да була. Анда Россия Президенты гранты кысаларында, табигый зурлыкта ясалган керәшен киемле кыз белән егет манекеннары да урын ала.

Бәйрәм концертында «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле һәм, шулай ук, район авылларындагы керәшен ансамбльләре чыгыш ясый.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Доме Дружбы прошёл вечер памяти Нафисы Василовой
Далее: Җырчы Җәкәү йорты хезмәткәрләре «Олы көн» интерактив бәйрәме оештырды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57