Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Уртабагражлылар «Әйлән-бәйлән»дә катнашалар

Уртабагражлылар «Әйлән-бәйлән»дә катнашалар

admin 29.11.2021

Зәй районы Урта Баграж авылы мәдәният йортында «Әйлән-бәйлән» фестивале оештырылды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр фестиваль кысаларында Питрау бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

…Питрау көн. Яшьләр җыелышып Кашкатауга  бәйрәмгә барырга әзерләнә. Аңа кадәр болынга барып, чәчәкләр, үләннәр җыялар. Чөнки бит Питрауга кадәр үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң – тамырда, диләр. Менә Кашкатау итәгендә уеннар, җыр-бию башлана.  Такмак әйтеп бию, санамышлар әйтеп ярышу, тизәйткечләрне кем күбрәк белә һәм дөрес итеп әйтеп бирә… Болар барысы да бәйрәм барышында яңгырады. «Капкалы» уены заманча төсмерләр кертеп сәхнәләштерелде.

«Буыннан буынга күчә торган  йола, гореф-гадәтләребез вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Без элекке Питрау бәйрәмендә уйнала торган уеннарны яшь буынга, халыкка җиткерүне максат итеп куйдык.  Фестивальдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, һәркөнне эштән соң репетицияләргә йөрделәр», -ди  мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Җәмле Җураш буйларында» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Далее: «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57