Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Виктор Селиверстовның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

Виктор Селиверстовның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

admin 16.09.2022

Алабуга районы керәшеннәренең айлыгына багышлап, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә рәссам Виктор Селиверстовның «Штрихи к портрету» дип исемләнгән шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды.

Виктор Селиверстов талантлы рәссам буларак билгеле, ул – Бөтенроссия Спас ярминкәсенең даими катнашучысы. Әлеге ярминкә ел саен Алабуга шәһәрендә үтә. Шулай ук, рәссам шәһәр, республика, региональ күргәзмәләрдә һәм симпозиумнарда актив катнаша. Аның хезмәтләре Татарстан һәм Россиянең шәхси коллекцияләрендә урнашкан. Картиналарында хайван сурәтләрен, натюрмортлар, төрле шәхесләрнең портретларын күрергә мөмкин, Тукай әсәрләренә нигезләнгән театр декорацияләренә һәркем хозурлана ала.

Кунаклар арасында Татарстан республикасы рәссамнары берлегенең пленар-күргәзмә эшчәнлеге координаторы, Татарстан республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы Антонина Елисова, вокал буенча халыкара бәйгеләр лауреаты, Виктор Александровичның якташы Надежда Игнатьева, Алабуга районының үзәкләштерелгән китапханә директоры Светлана Чиркеева, «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле директоры Артур Поляков та булды.

– Виктор Александрович белән утыз елдан танышбыз. Күп еллар дәвамында төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашабыз. Бүген Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгебездә үз халкына тугры хезмәт итүче, портретлар остасы Виктор Селиверстовның күргәзмәсе ачылуына шатмын. Барыгызны да күргәзмә ачылуы белән тәбрик итәм, – дип сөйләде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

– Керәшен мәдәнияте айлыгы тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Соңгысы булмавына ышанып калыйк. Виктор Александровичка иҗади уңышлар, яңа пректлар, сәламәтлек, төрле шәһәрләр һәм регионнар белән хезмәттәшлек телим, – дип чыгыш ясады Алабуга районының үзәкләштерелгән китапханә директоры Светлана Чиркеева.

Ачу тантанасында Виктор Селиверстовның якташы Надежда Игнатьева музыкаль бүләк әзерләде, шулай ук, Җырчы Җәйәү йортында эшләп килүче «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле «Тәрбит такмаклары» җырын башкарды.

Күргәзмәгә 30 сентябрьгә кадәр килеп була.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте «Җыен»ы узды
Далее: В Казани пройдет семинар-практикум для руководителей кряшенских коллективов

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57