Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Якутия керәшен җыруларын ишетте

Якутия керәшен җыруларын ишетте

admin 01.07.2022

Якутиядә эшлекле очрашуларны, концертларны, бәйрәмнәрне үз эченә алган Татарстан көннәре уздырылды. Безнең делегациядә карендәшебез, талантлы җырчы Татьяна Ефремова да бар иде. Ул Татарстан сәнгать осталарының зур концертында һәм, шулай ук, Сабантуйда катнашты.

Саха республикасының  Д.К.Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында уздырылган зур концертта Татьяна, «Казан нуры» оркестрына кушылып, Күн авылы көен  җырлады.

Саха халкының милли бәйрәме, көн белән төн тигезләнгән вакытта уздырыла торган Ысыах кысаларында безнең Сабантуй да күрсәтелде.  Сабантуйда Татьянаның «Тихо гуляй, мой милай», «Иделләре, күлләре» кебек керәшен халык җыруларын башкаруын тамашачы сокланып тыңлады. Якутиядәге Сабантуйга җыелган халык чибәр керәшен кызының күптән түгел генә үзе яздырткан «Безнең язмышлар»ны һәм, шулай ук, татар халык җыры «Дим-дим»не оста итеп җырлавын да ишетте.

Cүз уңаеннан, Татьяна Ефремова «Кряшен чибяре-2016» титулы иясе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алып, этномузыколог белгечлегенә ия. Хәзерге вакытта җыр сәнгате дөньясында үз юлы булган талантлы яшь җырчы.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Балалар Сабантуе гөрләп узды
Далее: Келәтле яшьләре Питрау җыены уздырырга әзерләнә

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57