Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!

admin 31.12.2014

IMG_3916

Узып баручы 2014 ел – Культура елы булды. Культура елы керәшеннәр өчен исеме – җисеменә туры килерлек узды, дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Республикада бу исем астында үткән бер генә чарадан да керәшен оешмасы читтә калмады. Культурабызны үстерү, башка халыклар белән беррәттән торып, рухи дөньябызның никадәр бай икәнен күрсәтү буенча шактый эшләр башкарылды. Аларны аерым- аерым санап тормыйча, авырлыклар шактый булса да, без ул авырлыкларны җиңеп чыга алдык, дип әйтәсем килә.

Якынлашып килүче Кәҗә елы безгә теләктәшлек күрсәтер, ә без, үз чиратыбызда, кризисларга, авырлыкларга бирешми, үз алдыбызга куйган бурычларыбызны җиренә җиткереп башкарып чыгарбыз, дип ышанам.

2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан, сугыш һәм тыл ветераннарына ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телим. Яңа ел барчабызга да күңел көрлеге, гаилә иминлеге, тормыш бөтенлеге алып килсен.

Хөрмәтле карендәшләрем, Яңа ел белән Сезне!

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Иван ЕГОРОВ

Продолжить чтение

Назад: Керәшен чиркәүләре: элек һәм хәзер
Далее: Конкурс-фестиваль «Туым Җондозы» — «Рождественская звезда» не за горами!

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57