Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!

admin 31.12.2017

(31 январь 2018) Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлый.

0269c2cf61824f126a7fc8ba28612eae_XL

Узып баручы 2017 елны да тарих битләренә теркәп куяр вакыт җитте. Шөкер, Республика керәшеннәре өчен уңышлы һәм бәрәкәтле булды ул. Һәрбер өлкәдә – мәдәнияттә дә, рухи һәм иҗтимагый тормышыбызда да күп эшләр эшләнелде. Алар барысы да халык алдында, күзгә күренеп тора. Үтә дә үзенчәлекле, бай культурабызны, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне барлап, башкаларга күрсәтүче күп санлы иҗат коллективларына, талантлы һәм ихлас карендәшләребезгә рәхмәтем чиксез зур. Аларның эшен Республикабыз җитәкчеләре дә югары бәяли. Керәшеннәр күпләп яшәүче район-авылларда иман йортлары ачылу да нык куандыра. Киләчәгебез булган яшь буынның җәмгыятьтә ныклы адымнар белән атлавын, аларның халыкара, россиякүләм чараларда халкыбызны лаеклы итеп тәкъдим итүләрен һәм уңышларын күрү – зур горурлык.

Яңа елда Казан шәһәренең үзәгендә Керәшеннәрнең иҗат үзәге ачылып, йортыбыз төрле чараларга бай булып, гөрләп торыр, дип өметләнәбез. 2018 ел – керәшен дөньясында шагыйрь, священник Яков Емельяновны (Җырчы Җәкәү) искә алу елы да булачак. Бу өлкәдә дә барыбыз бергә бер йодрык булып, зур максатлы эш алып барырбыз, дип өметләнәм. Киләчәктә дә яулаган үрләребезне тотып, тагын да югарыракка омтылып, һәр эшне җиренә җиткереп, авырлыкларны җиңеп, алдыбызда торган бурычларыбызны үтәрбез. Якынлашып килүче Эт елы да безгә теләктәшлек итсен.

Хөрмәтле карендәшләрем! Яңа ел барчагызга да күңел көрлеге, нык сәламәтлек, тормыш муллыгы алып килсен, гаиләләрегез бәхеттән тулып торсын.

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән сезне!

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Институте истории Академии наук Татарстана презентовали фундаментальный труд о кряшенах
Далее: Артур Поляков: «Есть большое желание покорить Москву»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57