Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Йортыбыз – Татарстан» фестивалендә карендәшләребезне бүләкләделәр

«Йортыбыз – Татарстан» фестивалендә карендәшләребезне бүләкләделәр

admin 09.11.2022

Халыклар бердәмлеге көнендә «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең концертлар залында «Безнең йорт – Татарстан» республика этнокультура фестиваленең гала-концерты узды.

«Безнең йорт – Татарстан» фестивалендә карендәшләребезне бүләкләделәр

Фестивальнең төп максаты – Республикада яшәүче халыклар бердәмлеген ныгыту, күп милләтле мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру. 2022 елда Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә узган сайлап алу зона турларында иң яхшы иҗат коллективларын сайлап алдылар. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча фестивальнең гала-концертында катнашу өчен 900дән артык катнашучы һәм 70тән артык милли коллектив катнашты. Алар республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен һәм йола-гадәтләрен чагылдыра.

Гала-концертта фестивальнең лауреатларын һәм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылды. Бүләкләнүчеләр рәтенә кергән карендәшләребез арасында Биектау кызы Амелия Феофанова һәм Теләче районы Субаш авылының «Нардуган» фольклор ансамбле һәм Балтач районының Субаш авылы мәдәният йорты каршында оештырылган «Туганай» халык фольклор ансамбле дә бар. Аларга фестивальнең Лауреатлары исеме бирелде.

Моннан тыш җыр-бию коллективларының җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары һәм автор җырлары башкаручы егермегә якын кешегә бәйрәм сәхнәсеннән дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Элмира Кашапова да бар иде. Сентябрь азагында аңа Татарстан республикасы президенты указы белән «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү турындагы указ имзаланган, дип хәбәр иткән идек. 4 ноябрьдә Элмира Кашаповага шушы дәүләт бүләгенең медален Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тантаналы рәвештә тапшырды.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Әлмәт районы керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсе узды
Далее: Челнинские кряшены заняли призовое место в городской спартакиаде

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57