Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Югарыбагражлылар «Әйлән-бәйлән» фестиваленә кушылды

Югарыбагражлылар «Әйлән-бәйлән» фестиваленә кушылды

admin 23.11.2021

Зәй районының Югары Баграж мәдәният йортында «Әйлән-бәйлән» дип исемләнгән район фестивале кысаларында авыл үзешчәннәре Тройсын бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтте.

«Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу чараны яшь буынга гоеф-гадәтләрне җиткерү һәм саклау йөзеннән әзерләде. Чарада мәдәният йорты каршында эшләп килгән һәвәскәрләр берләшмәләренә йөрүчеләр һәм авыл кешеләре катнашты. Әлбәттә, бүген коронавирус таралу вазгыяте белән бәйле рәвештә куркынычсызлык чаралары да күрелде. Ә бит милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребезне сәхнәгә чыгару, аларда балалар да катнашу яшь буынны аларны белеп үсүгә, мәдәниятебезнең югалмавына китерә», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова.

Чарада Тройсын бәйрәме тарихы, йолалары турында сөйләделәр. Бәйрәм җырлый-җырлый залга яшь каен алып керү белән башланып китте.

Югарыбагражлыларга гына хас булган авылның престол Тройсын бәйрәме каен әйләнәсенә түгәрәккә басып, бары тик Югары Багражда гына җырлана торган «Тройсын» җыры белән дәвам итте. «Кашыкка салып йотарлык» керәшен кызларының җитез биюләре, Тройсынга атка утырып килгән Мамадыш керәшеннәре, җырлый-җырлый килеп кергән Зәйнең «Җиләк» фольклор ансамбле бәйрәмне җанландырып җибәрделәр. Тамаша җыр-биюләр, шигырь, такмаклар, шаян сүзләр белән үрелеп барды.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Сәлам» фольклор ансамбле 15 еллык юбилеен билгеләп үтте
Далее: Казанда «Җәшнә, Кояш, җалтыра» конкурсының гала-концерты булачак

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57