Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Зәйдә «Керәшеннәр җыру әйтә» концерт-фестивале узды

Зәйдә «Керәшеннәр җыру әйтә» концерт-фестивале узды

admin 22.01.2018

(22 январь 2018) Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты, композитор, башкаручы, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Керәшеннәр җыру әйтә” концерт-фестивале аншлаг белән үтте.

0843

Әлеге фестиваль тәүге мәртәбә 2011 елда Чаллыда старт алып, һәр елны уздырылып киленә. Ә менә Зәй шәһәрендә ул беренче мәртәбә үтте.

Бу кичтә бөтен республикадан җыелган керәшен җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясады. Концертта Сарсаз-Баграж авылыннан “Сандугач” керәшен балалар ансамбленнән алып, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, элек Зәйдә шактый еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә Алабуга мәдәният көллияте укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гатауллина һәм башка бик күп танылган сәнгатькарләр, шулай ук әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы артистлар да бар иде. Фестиваль-концерт халыклар арасында дуслык-татулыкны тагын да ныгытуга мәдхия җырлау чарасы булуны раслады.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Кряшены Набережных Челнов встретили «Нардуган»
Далее: Сәрдәдә Качману суы ташыдылар

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57