Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Зәйдә Татарстан керәшен җәмгыяте идарәсенең күчмә утырышы үтте

Зәйдә Татарстан керәшен җәмгыяте идарәсенең күчмә утырышы үтте

admin 03.12.2017

(3 декабрь 2017) Зәйдә Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең күчмә утырышы булды. Утырыш җәмгыять рәисе Иван Егоров рәислегендә узды. Аның эшендә Зәй һәм Мамадыш районнары башлыклары Разиф Кәримов һәм Анатолий Иванов катнашты.

b4e01417333093e1bcca76cd45e145a7_XL

Соңгы вакытта керәшен җәмгыяте җитәкчелеге идарә утырышларын  шәһәр-районнарда уздыруны гадәткә кертте. Зәйгә кадәр мондый чаралар Алабуга, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдә үткән иде. Оешма идарәсе әгъзаләре зәйлеләрнең чараны керәшеннәргә хас кунакчыллык белән, югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Чөнки кунакларны урамда ук керәшен фольклор коллективлары җыр-биюләр белән каршы алды.

Утырыш көн тәртибендә 2018 елда “Туым җондызы” керәшен этник сәнгатенең 10нчы юбилей яшьләр конкурс-фестивален уздыру, Казанда Татарстан Республикасы керәшеннәренең  иҗат үзәген үзгәртеп кору эше барышы, оешманың быелның май аеннан алып  барылган эшчәнлеге, “Туганайлар” газетасына язылу барышы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Утырышта катнашучылар оешманың 2018 елга  төп чараларны эченә алган эш планын кабул иттеләр.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Трилогию «Божий народ — кряшены» будут показывать в эфире телеканала «Союз»
Далее: Альбина Никитина из Нижнекамска представила кряшенскую культуру на республиканском конкурсе «Нечкэбил»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57