Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте

«Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте

admin 02.12.2021

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге, керәшен мәдәниятенең беренче республикакүләм «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. (ФОТО)

«Тел — халык байлыгы. Чын талантларны да халык тәрбияли. Яков Емельянов та халык арасыннан чыккан халык шагыйре. Глобализация чорында без халык арасыннан үзешчәннәрне эзләп карарга булдык. Туган телләрне саклау елында бу безнең өчен мөһим чара иде. Шушы чарага килгән, анда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм», — диде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова.

Конкурс Яков Емельяновның әдәби мирасын халыкка җиткерү, башкаручылык осталыгын үстерү, авторлык җырлар башкаручыларны, талантлы үзешчән-шагыйрьләрне ачыклау максатыннан оештырылды. Конкурска килгән 102 гариза арасыннан бары 33-е генә икенче турга узган. Гала-концертта республиканың 25 шәһәр һәм районыннан керәшен ансамбльләре һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.

Финалистларны Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов котлады.

«Бүгенге фестиваль Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм ТР керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының ничек керәшен мәдәниятен кадерләвен күрсәтә. Бу фестиваль безнең республика өчен традициягә әйләнсен һәм күпмилләтле Татарстанның уникаль палитрасына үзенең матур, якты төсләрен кертсен иде, дип телисе килә», — диде Евгений Ефимов.

«Татарстанда үзебезнең халыкларыбызны, телләребезне саклап калу бик мөһим һәм бу безнең буынга төшкән бер бик зур бурыч. Биредә яшьләр күп булу, мондый конкурсның оешуы Татарстан Республикасы өчен зур вакыйгаларның берсе дип уйлыйм. Чараны уздыру урыны итеп Дуслык йортын сайлавыгыз өчен рәхмәт, чөнки без шушындый һәрбер мәгънәле чара шатланабыз. Чөнки биредә сезнең мәдәниятне башка халык вәкилләре дә күрә ала», — дип чыгыш ясады Ирек Шәрипов.

Гран-при һәм 1, 2, 3 дәрәҗәдәге лауреатларга акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә керәшен мәдәниятенең беренче республикакүләм «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең Гран-при иясе дип Балык Бистәсе районы Кызыл йолдыз авылы клубыннан «Чулпы» халык фольклор ансамбле игълан ителде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Уртабагражлылар «Әйлән-бәйлән»дә катнашалар
Далее: Идет голосование за лучшую кряшенскую пару

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57