Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестивале гаризалар кабул итә

«Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестивале гаризалар кабул итә

admin 10.03.2023

Яков Емельянов исемендәге республикакүләм «Җәшнә, кояш, җалтыра» («Свети, о Солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс-фестивале игълан ителде. Ул Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

«Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең максаты – яшьләрне һәм, гомумән, халыкны Җырчы Җәкәү иҗаты белән таныштыру, үзешчән җырчылар, шигырь язучылар, нәфис сүз осталары арасыннан талантларны ачыклау, аларны иҗат эшчәнлегенә тарту.

Конкурста 10 яшьтән башлап, автор башкаручылар, театр коллективлары, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнаша ала. Конкурс ике яшь төркеменә бүлеп оештырыла:

  • балалар (10-17 яшьлекләр);
  • олылар (18 яшьтән башлап, өлкәннәргә кадәр).

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уза:

  • Автор-башкаручы. Шигырь.
  • Автор-башкаручы. Җыр.
  • Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен башкаручылар.
  • Керәшен шагыйрьләре шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Аның беренче һәм икенче этаплары, катнашучылар юллаган видеоязмалар буенча, дистанцион рәвештә уза. Өченче этапка үтүчеләр Казан шәһәренә килеп, конкурс-фестиваль жюрие каршында чыгыш ясаячаклар.

Конкурста катнашырга теләүчеләр, кайсы номинацияне сайлауларына карап, үзләре язган шигырьне, туган телдәге җырны, керәшен шагыйрьләренең шигырьләреннән музыкаль композицияләрне видеога төшерергә һәм ccemelyanova@mail.ru электрон почтасына юлларга тиешләр.

ПОЛОЖЕНИЕ / НИГЕЗЛӘМӘ

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Екатерина Стрелкова рассказала о том, как раньше одевались кряшенки
Далее: Керәшен кызы «Леди национальность» исемен алды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57