Яков Емельянов исемендәге республикакүләм «Җәшнә, кояш, җалтыра» («Свети, о Солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс-фестивале игълан ителде. Ул Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.
«Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең максаты – яшьләрне һәм, гомумән, халыкны Җырчы Җәкәү иҗаты белән таныштыру, үзешчән җырчылар, шигырь язучылар, нәфис сүз осталары арасыннан талантларны ачыклау, аларны иҗат эшчәнлегенә тарту.
Конкурста 10 яшьтән башлап, автор башкаручылар, театр коллективлары, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнаша ала. Конкурс ике яшь төркеменә бүлеп оештырыла:
- балалар (10-17 яшьлекләр);
- олылар (18 яшьтән башлап, өлкәннәргә кадәр).
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уза:
- Автор-башкаручы. Шигырь.
- Автор-башкаручы. Җыр.
- Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен башкаручылар.
- Керәшен шагыйрьләре шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Аның беренче һәм икенче этаплары, катнашучылар юллаган видеоязмалар буенча, дистанцион рәвештә уза. Өченче этапка үтүчеләр Казан шәһәренә килеп, конкурс-фестиваль жюрие каршында чыгыш ясаячаклар.
Конкурста катнашырга теләүчеләр, кайсы номинацияне сайлауларына карап, үзләре язган шигырьне, туган телдәге җырны, керәшен шагыйрьләренең шигырьләреннән музыкаль композицияләрне видеога төшерергә һәм ccemelyanova@mail.ru электрон почтасына юлларга тиешләр.