(3 апреля 2017) Оло көн алдыннан керәшен авылларында элек кәкре пычаклар белән сап-сары бүрәнәләрне кырып, өмә белән җыелышып, өйләрне юалар иде.
Олыларга стена-түшәмнәр, бала-чагага табагач саплары, ипи көрәге.. Барысын да кырып, ялтыратырга кирәк. Шушы матур гадәт бүген дә яши. Хәзер, Ходайга шөкер, күп авылларда Алла йортлары бар. Аларны Олы көнгә иң беренче чиратта әзерләргә кирәк, бу өйләрне тазартуга караганда да җаваплырак. Сарман районының Ләке авылы Петр-Павел чиркәвен авылдашлар, җыелышып, өмә белән юганнар. Башка авылларда да шундый ук изге эшләр башкарыладыр. “Чиркәвебез келт итеп тора!”- дип язган бу изге эшне башлап йөрүче Роза Тумриева үзенең социаль челтәрдәге битендә, эшләгән эшләренә куанып.