(20 май 2018) Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният йортында “Мисс и Мистер студенчество – 2018” матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы гөрләп узды. Алар арасында үзебезнең керәшен, Дүсмәт авылы кызы, “Кряшен чибяре — 2017” конкурсанткасы Алиса Исакова да көч сынашты.
Исегезгә төшерәбез, барлыгы бу бәйгенең финал турына Яр Чаллы шәһәренең төрле югары уку йортларында белем алучы 7 кыз һәм 3 егет үткән иде. Ике ай дәвамында конкурсантлар өчен төрле бәйгеләр, тренинг, мастер-класслар оештырылды. Катнашучылар реаль киңлектә көч сынашкан арада, алар өчен виртуаль интернет челтәрләрендә тавыш бирү барды. Шулай итеп, финал нәтиҗәләре буенча, Алиса Исакова “Мисс талант” номинациясендә җиңүче титулына лаек булды.
“Конкурс уңышлы гына үтеп китте. “Мисс талант” номинациясендә җиңдем. «Кряшен чибяре» конкурсында мин үзем яхшы белгән халкымның йолаларын, җырларын курсәтсәм, бу конкурста биремнәр гел икенче төрле иде. Тик шулай да миңа бу конкурс бик ошады. Үземә яңа дуслар таптым, өр яна ММС 2018 гаиләсе барлыкка килде. Быел да “Кряшен чибяре” бәйгесендә катнашырмынмы белмим. Әле аның турында уйламадым. Алда сессия бирәсем бар. Хәзерге вакытта бөтен уйлар шуның турында.”, — дип уртаклашты Алиса.