(11 февраля 2019) 10 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә «Жемчужина Татарстана» халык-ара балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды.
140 коллектив арасында Тукай районы Мәләкәс авылыннан «Питрау» балалар үрнәк фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри коллективка югары бәя бирде, традицияләрне саклаган өчен рәхмәт әйтте. Ансамбль 4 иң яхшы коллектив арасында гала-концертта чыгыш ясады. Фестивальдан «Питраулар» 1 дәрәҗә лауреат дипломы алып кайтты.
Фестивальнең финалында Түбән Кама шәһәреннән «МинСара» вокал-эстрада ансамбле составында Роза Харитонова да чыгыш ясады. Аларның коллективы «Эстрадный вокал. Ансамбль «Молодёжная группа» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз.