Казанның 187-нче күппрофильле лицеенда, Татарстандагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, этник фестиваль оештырганнар.
Шунда укучылар Татарстанда яшәүче 22 милләтнең мәдәниятен, йолаларын һәм ризыкларын күрсәткәннәр.
Керәшеннәрне Алабуга районының Олы Шүрнәк авылыннан Казанга күченеп килгән, шушы лицейда туган тел һәм әдәбият укытучысы Ләйсән Абакаеваның укучылары тәкъдим иткән. Балалар Олы Шүрнәк авылы керәшеннәренең йолаларын, мәдәниятен күрсәткәннәр.
Укучыларны өч номинация буенча бүләкләгәннәр:
- халык киеме;
- халык традицияләре;
- халык ризыгы.
Әлеге лицейда «Заман» керәшен балалар ансамбле дә эшли. Аны Ләйсән Абакаева җитәкли.