Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә беренче керәшен шагыйре, агартучысы, священнигы Җырчы Җәкәүнең 173 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Һәр халыкның исемнәре телгә алынуга ук ихтирам хисләре уята торган үз кешесе була. Җырчы Җәкәү – менә нәкъ шундыйларның берсе. Егерме генә шигыре билгеле булса да, Җырчы Җәкәүнең тормышы һәм иҗат юлы ХIХ йөз татар поэзиясендә лаеклы урын алып тора. Шигырьләрендә ярлы халыкның авыр хәлен, моң-зарын, уй-хисләрен гади кешеләргә аңлаешлы телдә җиткерә ала ул.
Кызганычка, Җырчы Җәкәүнең фотосурәте бүгенге көнгә кадәр сакланып калмаган. Керәшен художнигы, Илья Максимов, шагыйрьнең балаларының, оныкларының, оныкчыкларының йөз чалымнарыннан җыеп, портретын ясаган. 2009 елда Татарстан республикасы министрлар кабинеты Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк булдыру турындагы карарны кабул итә. Керәшен ижтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова шагыйрьнең мирасын халыкка кайтаруда зур көч куючыларның берсе. Хәзерге вакытта ул мәдәни үзәкнең директоры.
«Җырчы Җәкәүнең туган көне, мәдәният хезмәткәрләре көненә туры килгән, икеләтә бәйрәм бездә. Керәшеннәр кунакчыл халык, бүгенге бәйрәмебезгә, Президент аппараты җитәкчелегеннән дә, духовная семинария вәкилләре дә, Казан дәүләт университетының филология бүлеге укучылары да килгәннәр», – диде Людмила Даниловна.
Мондый әдәби чараларда яшьләрнең катнашуы аеруча мактауга лаек. Очрашулар киләчәк буынны мәгълүматлы итү, туган илгә, телгә, иҗатка карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырыла да. Кичә Җырчы Җәкәү иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Студентлар да, килгән кунаклар да яратып тыңлады.
Татарстан республикасы язучылар берлеге рәисенең урынбасары Рифат Җамал да үз сүзләрен әйтте:
«Мин әлеге кичәдә катнашуыма бик шат, элек Григорий дәдәй араларны бәйләп торды. Хәзер дә бу элемтә югалмаска тиеш дип уйлыйм. Чөнки, бу очрашулар барыбыз өчен дә әһәмиятле. Элекке язучыларыбызны онытсак, без шул чордан килеп ирешкән телебезне дә югалтачакбыз бит. Яков Емельянов ул замандагы телне хәзерге көнгә китереп җиткергән кеше. Тел ничек үзгәргәнен барыбыз да яхшы беләбез. Ә без аны сакларга тиеш. Иҗаты зур күләмдә булмаса да, файдасы искиткеч зур. Бүгенге бәйрәмдә үземә яңалык та таптым: Җырчы Җәкәү – шагыйрь Җәкәү дигәнне аңлата икән».
Шагыйрьнең 170 еллык юбилеена, Геннадий Макаров, Григорий Родионов сүзләренә язылган «Яков Емельяновны олылау» дигән җыр иҗат итә. Аны «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле чыгышында тыңладык. Икенче җырын тыңларга тәкъдим иткәнче ул:
«Бүгенге көн бик күренекле, матур бәйрәм. Язучының иҗаты миңа күптәннән таныш, кызыксынып укыйм, тыңлыйм. Борынгылык та бар, шул ук вакытта бик аңлаешлы да. Моннан кырык еллар элек, аның сүзләренә җырлар җырлана иде инде. Чистай районына баргач, «Чәй» турында ишеткән идем. Үзем дә аның сүзләренә җырлар яздым. Бүгенге бәйрәмгә Яков Емельяновның «Саннау» җырын алып килдек», – диде галим, фольклорчы Геннадий Макаров. Җырны Казан дәүләт консерваториясенең беренче курс кызлары башкарды.
Яков Емельяновның эшен священник, җәмәгать эшлеклесе, язучы, публицист шагыйрь Давид Саврушевский дәвам итә. Күптән түгел, отец Димитрий Сизов һәм Павел Семенов тырышлыгы белән аның төрле елларда язылган шигырьләреннән тупланган җыентык бастырылды. Әлеге җыентык белән Павел Семенов таныштырды, язучының тормыш юлын чагылдырган видеопрезентация күрсәтте.
Җырчы Җәкәүне якташлары, авылдашлары да онытмый. Аның белән горурланалар. Алан-Поляннан килгән «Чулпы» ансамбле «Күремчене хөрмәтләү» шигырен театральләштергән, ә язуга сәләтле Надежда Токранова үзе иҗат иткән шигырь-җырларын бүләк итте.