Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен Олы көн бәйрәменә багышланган интерактив бәйрәм үтте. Балаларга викторина формасында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
«Кто хочет стать миллионером» программасына Красный Баран авылыннан керәшен гаиләсе Марҗый түти белән Метри дәдәй килгәннәр иде. Олы көн турында сорауларга җавап бирделәр, белмәгәннәренә балалар булышты. 1 000 000 Олы көн күкәйләре оттылар. Марҗый түти «черләтеп» тә алды үзләрен. Шигырьләр дә өйрәнеп килгән иделәр балалар. Аннан уеннар уйнадылар, күкәй тәгәрәттеләр. Бәйрәмнән соң балчыктан Олы көн тематикасына эшләнмәләр ясадылар», — дип сөйләде мәдәни үзәк хезмәткәре Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
Бәйрәмдә Казан шәһәренең 13нче номерлы гимназиясе, 187-нче лицей, 2-нче номерлы музыка мәктәбеннән барлыгы 58 бала катнашкан.