Чистай шәһәренең Җиңү паркында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышлап, зур бәйрәм уздырылды.
Тыл ветераннары, шәһәр халкы каршында төрле милләтләрнең фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Башлыча, сугыш чоры җырлары яңгырады. Паркка җыелган халык керәшеннәрнең «Багалмам» фольклор ансамбле җырларын да яратып тыңлады.
Биредә кыр кухнясы да көйләнгән иде. Теләгән һәркем солдат боткасыннан авыз итте.