16 июльдә Тырлау аланында ел саен үткәрелә торган «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале узачак. Масштаблы тантанага әзерлек берничә атна элек башланды һәм бәйрәм башланганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Фестивальнең тагын бер кызыклы өлеше – бәйрәм лотереясы уйтнату булачак. Быел бәйрәм кунакларына 10 мең лотерея билеты таратылачак. Аларны мәйданга керә торган җирдә 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак. Лотерея уйнату бәйрәмнең төп сәхнәсендә нәкъ төн уртасында башланачак.
Җиңүчеләр үзләре белән көнкүреш техникасын алып китәчәкләр – әзерләнгән унҗиде бүләк арасында телевизор, микроволновка һәм башка кыйммәтле бүләкләр булачак.