26 гыйнварда Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Шушы җыруымны саклап тоттым сезнең өчен генә лә җырларга…» дип исемләнгән Мәлки һәм Кукмара керәшеннәренең традицион музыкаль культурасы җыентыкларының презентациясе үтәчәк.
Чарада Кукмара районының «Карендәшләр», Кайбыч районының «Тәңкәләр» һәм «Сәүдияр» фольклор ансамбльләре җыентыкларга кергән борыңгы җыруларны башкарыр.
Башлана 14:00 сәгатьтә. Керү ирекле.