Зәй районының Югары Баграж авылы мәдәният йортында «Деятельность КДУ по сохранению и развитию кряшенской традиционной культуры» («Культура һәм ял оешмаларының керәшен традицион культурасын саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге») темасына семинар узды. Анда районның мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде.
Югары Баграж авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова докладында керәшен культурасын үстерү – эчшәнлекләренең төп юнәлеше булуы турында әйтте.
Семинар катнашучыларына «Хәтер киче» дип аталган театраль тамаша күрсәтелде. Авылның өлкәннәре обрядлар, халык көйләре, такмаклар, биюләр башкарды.
Шулай ук, килүчеләргә мәдәният йортында урнашкан этнографик музей, Камилла Хрипунованың алмаз белән чигелгән һәм Лидия Муханованың кул белән чигелгән эшләре күргәзмәсен күрсәттеләр. Соңыннан, барлык теләүчеләр бәүләү буенча Анна Бутакова үткәргән мастер-класста катнаша алды.