Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Казан шәһәренең 187 нче күп профильле лицее укучылары өчен «Май чабу» интерактив программасын уздырды. Кунакка 4-5 класс укучылары килде.
– Балалар белән бергәләшеп Май чабу атнасы буенча сәяхәт кылдык, кызыклы уеннар уйнадык, җырладык, биедек һәм, әлбәттә, тәмле коймак-беленнәр белән сыйландык. Әле фотога төшергә дә өлгердек. Көн җилле булса да, аннан курыкмадык, рәхәтләнеп ял иттек, – дип хәбәр итте Җәкәүлеләр.
Ә 15 февральдә, Җәкәүлеләр Казан шәһәре Яңа Савин районының 13 нче гимназиясендә булып кайтканнар. Анда да балалар өчен Май чабу бәйрәме уздырганнар. Күңелле уеннар, керәшен җыру-биюләрен башкарганнар.